Gallery
Useful links
  • پورتال امام خمینی
  • دفتر مقام معظم رهبری
  • ریاست جمهوری
  • معاونت امور مجلس
  • نقشه جامع علمی کشور
  • Ministry of Science, Research and Technology
  • صندوق احیا و بهره برداری از بناهای تاریخی و فرهنگی کشور
Feedback
News > Интервью Генерального консула Исламской Республики Иран в Казани.


  печать        отправить другу

Интервью

Интервью Генерального консула Исламской Республики Иран в Казани.

Пәнҗешәмбе, 23 Октябрь 2014 11:37

Татарстанда иранлыларны көтәләр

 

Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотосы

Моннан 7 ел элек Казанда Иранның Генераль консуллыгы ачылды. Ике республика төрле юнәлешләр буенча даими хезмәттәшлек итә. Киләсе атнада исә Иран делегациясенең Татарстанга сәфәре көтелә.


Хәбәрчебез Иранның Казандагы генераль консулы Рәсүл Бәгернеҗад Шаян әфәнде белән очрашып, ике республика арасындагы хезмәттәшлек перспективалары хакында сөйләште.

- Хөрмәтле Рәсүл Бәгернеҗад Шаян әфәнде. Татарстан һәм Иран арасында хезмәттәшлекнең нинди юнәлешләр буенча җайга салынуы хакында сөйләгез әле?

- Элеккеге еллардагы кебек үк, без бүгенге көндә дә хезмәттәшлектә икътисади, сәүдә һәм мәдәни юнәлешләргә өстенлек бирәбез. Татарстан югары икътисади һәм сәнәгый потенциалга ия. Нефть һәм газ химиясе комплексы, вертолет заводы, КамАЗ, судно төзү заводы – әнә шундыйлардан. Татарстан географик яктан уңайлы урында урнашкан: аның аша төньяк белән көньяк, көнбатыш белән көнчыгышны тоташтыручы ике федераль трасса, тимер юл магистральләре уза. Өстәвенә, республикада югары белем бирү системасы (КФУ, Туполев исемендәге КИТТУ һ.б.) зур үсеш алган. Безнең халыкларның мәдәни традицияләре уртак, телләребез охшаш. Җыеп кына әйткәндә: иранлыларның Татарстанга мөнәсәбәте уңай.

- Үзара хезмәттәшлекнең төп нәтиҗәләре нинди?

- Генераль консуллык ике республика компанияләре һәм эшкуарларына экспорт һәм импорт өлкәсендә элемтәләрне җайга салырга ярдәм итә. Без Татарстанга кулдан тукылган келәмнәр, декоратив ташлар, керамика, җиләк-җимеш, аштәмләткечләр кертәбез. Үз чиратында, Татарстаннан безгә агач материаллар, ашлык китерәләр. Без 1600 “КамАЗ” машинасы һәм 5 вертолет сатып алдык.

- Иран туристларының Татарстанга карата кызыксынуы арттымы?

- Әйе, Ираннан килүче туристлар саны артты, агымдагы елда Иран егетләре һәм татар кызлары арасында берничә рәсми никах теркәлде. Татарстан туристлары да Иран белән кызыксына. Исфахан, Шираз, Тәһран, Кума, Киш утравы, Иранның төньягындагы тарихи һәйкәлләр туристларда зур кызыксыну уята. Климат төрлелеге дә (илнең төрле районнарында бер үк вакытта елның дүрт фасылын күзәтергә мөмкин) туристларның игътибарын җәлеп итә. Шунысы кызганыч: туризм үсешен туры авиаэлемтә булмау тоткарлый.

- Сезнең спортчылар Казанда 2013 елда узган Универсиадада катнашты, башкалабыз аларда нинди хис-кичерешләр уяткан?

- Шәһәр һәм республика халкы аларда яхшы тойгылар гына калдырган. Спортчылар безнең белән элемтәгә кергән чагында, Казан турындагы истәлекләре белән уртаклаша һәм татарстанлыларга сәлам тапшыра.

- Россия хәзерге вакытта продукция сатып алу өчен яңа товар тәкъдим итүчеләр эзли. Иран нәрсә сатарга әзер һәм безнең кибет киштәләрендә Иранда җитештерелгән продукцияне еш очратасызмы?

- Әйе, Казан һәм Татарстан кибет-базарларында Иран товарлары да бар. Без сезгә дарулар, авыл хуҗалыгы продукциясе кертергә һәм Татарстаннан авыр сәнәгать продукциясе, вертолетлар, йөк машиналары, компрессорлар, турбиналар, ашлык сатып алырга әзер. Иран һәм Татарстанның гамәлгә ашыру өчен уртак проектлары күп.

- Якын киләчәктә хезмәттәшлекне үстерүдә нинди бурычлар тора?

- Иран һәм Россия, шул исәптән Татарстанның, икътисад өлкәсендә гамәлгә ашыру өчен яхшы гына проектлары бар. Узган айда имзаланган Икътисади хезмәттәшлек турындагы меморандум (ул Россия тарафыннан Иранда атом электр станциясе төзүне күздә тота), авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать өлкәсендәге хезмәттәшлек – әнә шундыйлардан. Киләсе атнада Иран Ислам Республикасы Президентының фән һәм техника мәсьәләләре буенча урынбасары Казанга сәфәр кылачак. Якын көннәрдә без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның Иранга җавап визиты белән килүен көтәбез. Бу безнең элемтәләрнең үсеш кичерүе хакында сөйли.


Дарья ТУРЦЕВА

 

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/37849-tatarstanda-iranlyilarnyi-kөtәlәr.html


10:53 - 11/11/2014    /    номер : 314253    /    количество просмотров : 530



выход




Ministry of foreign affairs,
Islamic Republic of IRAN,
All Rights Reserved - 2014